Дөньяның гаҗәеп мәктәпләре (КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР)
Дөньяның гаҗәеп мәктәпләренең берсе — Камбоджадагы суда йөзеп йөри торган белем учагы. Әлеге ил өчен бу күренеш бер дә шаккатыргыч түгел, чөнки монда кибетләр дә, йортлар да, башка биналар да су өстендә йөзеп йөри. Әлеге мәктәп Тонлесап күле өстендәге Кампонг Луонг авылында урнашкан.